Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Файдалы да, җанга да рәхәт

Татарстанда 2013 елда узачак Универсиадага багышлап мәдәният хезмәткәрләренең шәһәр профсоюз комитеты "Бергә старт алабыз" дип исемләнгән традицион спорт ярышлары үткәрде.

Узган чәршәмбедә "Нефтьче" спорт комплексында оештырылган спорт чарасы программасына нибары 4 төрле ярыш кертелсә дә, биредә хакимлек иткән бердәмлек, дуслык һәм бәйрәм рухы анда катнашучыларга да, актив тамашачыларга да адреналин порциясе өстәде.
Командаларның үзенчәлеге тантаналы тезелү вакытында ук күзгә ташланды. Мәсәлән, балалар сәнгать мәктәбенең "Пионерлар" командасы тышкы кыяфәте һәм тавышлы уен кораллары тоткан җанатарлар төркеме белән истә калды. Аларның атрибутикасы (барабан, флаг, быргы, галстуклар) элекке пионерларда үткәннәрне сагыну хисе уяткандыр, мөгаен. "БРТ" телерадиокомпаниясенең "Телепузики" командасы көч ягыннан аерылып торды - аларның өч егетенең яхшы физик хәзерлеге ярышларга кадәрге күнегүләр вакытында ук күзгә чалынды. "Алтын запас" командасына берләшкән клуб һәм туган як музее хезмәткәрләренең призлы урынга омтылышы "Мәдәният мәңге җиңелмәс" дигән девизда чагылыш тапты. "Пионерлар" кебек үк, үзәкләштерелгән китапханәләр системасының "Библиостар" командасы да тулысынча хатын-кызлардан төзелгән, ә иң мөһиме - җиңү дәрте белән яна иде. Ә район газетасы редакциясенең "СМИшные" командасы өчен иң мөһиме җиңү түгел, ә анда катнашу һәм шуның ярдәмендә спортка һәм, билгеле ки, сәламәтлеккә таба тагын бер адым ясау булды. Шуңа күрә алар "Хезмәткә һәм спортка дан!" дигән девиз астында чыгыш ясадылар.
Ярышларда катнашучылар алдында иң элек боҗрага баскетбол тубы ыргыту бурычы куелды. Туп кертүдә "Телепузики" командасыннан Руслан Шәйхетдиновка һәм "Алтын запас" командасыннан Роман Ткачевка тиңнәр булмады. Аннан соң командалар "Дартс" мәйданчыгында җыелдылар. Ярыш хөкемдарлары һәр коман-даның барлык әгъзалары тарафыннан тупланган очколарны кушып, иң яхшыларны билгеләделәр.
Ярышларның иң кызык-лы этабы "Катнаш эстафета" булды. Командалар кемнең скакалка аша сикерәчәген, ластлар, кыршау киеп яисә туп белән йөгерәчәген, ясалма тоннель аша узачагын билгеләделәр. Менә кайда җитезлек һәм өлгерлек кирәк ул! Ә бердәмлек һәм баһадирларга хас көч-куәт канат тартышу вакытында кирәк булды. Барысы да тырыштылар, әмма "Телепузиклар" һәм "Алтын запас" командалары ярышлар башында ук лидерлыкны үз кулларына алып, шул позицияне ахыргача бирмәделәр.
Активлыклары, спортка һәм үз сәламәтлекләренә битараф булмаганнары, кыюлыклары өчен, ярышларда катнашучыларның барысына да шәһәр профсоюз комитетының дәртләндергеч призлары, ә призер командаларга ("Телепузиклар", "Алтын запас" һәм "Пионерлар") кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев