Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Дядя Володяның фатир сату кыйссасы

Әле берничә ел элек кенә үзәк телеканаллардан кара риелторлар корбаннары булган кешеләр турында тапшырулар карап күңелләребез тетрәнә иде. Хәзер исә андый язмышка дучар кешеләрне районыбыз авылларында да очратырга мөмкин.

56 яшьлек Владимир Можаровның Новозареченск поселогында барлыкка килүенә икенче ел киткән. Аның турында сөйләгәндә нәкъ менә барлыкка килгән дигән сүз күбрәк туры килә, чөнки бирегә ничек "күченгәне" аның хәтерендә төш кебек кенә саклана.
Владимир Алексеевич 21 ел Октябрьский шәһәрендә яшәгән. 16 ел ярым нефть һәм газ чыгару буенча оператор булып эшләгән. 19,4 квадрат метр мәйданлы бер бүлмәле фатир беренче хатыны белән аерылышып милек бүлгәндә аның өлешенә тигән. Икенче тапкыр өйләнгәч тә гаиләле булып озак яши алмаган, яшь хатыны үзенең беренче иренә кайтып киткән. Шуннан бирле ул гел ялгыз. 5-6 ел элек эшсез калган, бердәнбер кереме - өченче группа инвалидлык буенча пенсиясе. Коммуналь хезмәтләр өчен бурычы җыелган.
- Туганымның уллары мине фатирымны сатып, авылда йорт алырга кыстап йөдәткәннәр иде. Ризалашмадым. Нигә әле мин алар теләгәнчә яшәргә тиеш? Үз сүземдә калдым, - ди, үткәннәрен искә төшереп, Владимир Алексеевич, аннары, ашыкмыйча гына, үз тормышы турында хикәясен дәвам итә. - Мин көн саен озак кына подъезд янындагы эскәмиягә чыгып утыра идем. Өйдә ялгызыма күңелсез бит. Ә урамда кешеләр күрәм, уйнап йөрүче бала-чагаларны күзәтәм... Шулай бер көнне яныма зур гәүдәле яхшы киенгән ике егет килделәр. Безнең йортта фатир сатучы юкмы икән дип кызыксындылар. Шул вакытта авызымнан "мин сатам" дигән сүзнең чыкканын сизми дә калдым...
Шул мизгелдән башлап Владимир Алексеевичның бик акрын гына аккан күңелсез тормышы космик тизлеккә күчкән һәм кинодагыдай маҗаралыга әверелгән. "Кайгыртучан" егетләр фатир сату өчен бөтен кәгазь эшләрен башкарырга вәгъдә биреп, ялгыз калган ир затының бөтен проблемаларын хәл итүне үз өсләренә алганнар. В.Можаровның фатирга хокук бирүче документлары үз кулында булмавы, ә абыйсында саклануы да текә егетләргә киртә булмаган.
- Ике ай ук булмады бугай, шул бер айлап вакыт эчендә алар минем фатирны саттылар. 950 мең сумга... Мине машинага утыртып авылларда йөрттеләр, яшәү урыны сайлау өчен. Татар Кандызына алып бардылар, аннары тагын ниндидер авылларга. Анда миңа ошамады. Аннары менә монда, Новозареченскида миңа фатир сатып алып бирделәр. 85 мең сумга. Фатир бик ташландык хәлдә иде, анда үзем ремонт ясадым, обойлар ябыштырдым. Ә теге егетләр, фатир саткан акча хисабына зур экранлы телевизор, суыткыч, тагын әллә нәрсәләр китереп тутырдылар фатирга. Мин ул вакытта аларның бу изгелекләренә бик рәхмәтле идем, ярдәмнәре өчен икесенә дә фатир саткан акчадан йөзәр мең сумны үзләренә калдырырга куштым... Соңыннан гына белдем, алар инде миннән башка да үзләренә зур өлешне алып калган булганнар...
Владимир Алексеевич белән сөйләшүдән шул аңлашылды: фатир саткан акчаны ул кулына да тотып карамаган. Елгыр әдәмнәр саткан фатир белән сатып алынган фатир хакы аермасы хисабына дип китергән кыйммәтле көнкүреш техникасы да аның өендә озак тормаган, күпмедер вакыт үткәч, аларны ничек китергән булсалар, шулай кире төяп алып та киткәннәр.
Владимир Можаров үзенең нинди хәлдә калуын аңлаганчы бер елга якын вакыт үткән. Энеләренең нинди хәлдә калуын белеп, абыйлары ярдәмгә килгәндә инде соң булган. Вакыт күп үткән, фатирны кире кайтару хокукы югалтылган. Ике ай чамасы элек В.Можаров тагын да зуррак югалту кичергән: ике абыйсы берь-юлы автомобиль һәлакәтенә эләгеп һәлак булганнар.
Авыл җирендәге ике катлы йорттагы зур, әмма буш һәм шыксыз фатирында дядя Володяга (күршеләре аңа шулай дип эндәшә) ялгызлык үзен аеруча нык сиздерә, шуңа күрә ул көннәр буена акрын гына адымнар белән Новозареченск урамнарын кат-кат урый. Өе каршында гына урнашкан интернат-йортта яшәүчеләр белән аралашу аның өчен озын тоелучы көннәрне азмы-күпме кыскарта төшә. Ул үзе дә, сыену урыны бирүләрен сорап, интернатка документларын тапшырган. Ләкин анда өченче группа инвалидларны 60 яшьтән соң гына алырга мөмкиннәр һәм балалары, туганнары булмаган очракта гына. Ә Владимир Алексеевичның, күп еллар элек элемтәләре өзелгән булса да, каядыр улы яши, ике кыз туганы бар. Берсе Германиядә гомер итә, икенчесе - Төмәндә. Төмәндәге кыз туганы аны үзе янына яшәргә чакырган.
- Бу фатирны сатып, аның янына китми булмас инде, - диде дядя Володя.
R.S. Мәкалә басмага әзерләнгән арада дядя Володяны апасы, кыш чыгу өчен, үзе янына алып киткән. Бурычлары өчен җылылык бирү туктатылган салкын фатирны язга чаклы бикләп куйганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев