Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Дуслыктан да кыйммәт ни бар?

Шимбә көнне М.Җәлил исемендәге мәдәният йортында зур уңыш белән "Дуслык белән көчле без" традицион авыл үзешчән сәнгать смотры гала-концерты булып узды.

Элекке еллардагы кебек үк, газета үз укучыларын халык талантлары смотры яңалыклары белән даими таныштырып килде. Сайлап алу турларның дүрт зонада узуын искә төшереп үтәбез. Район мәдәният йорты директоры Тәгъзимә Гозәерова сүзләре буенча, авылларыбызда талантлы кешеләр җитәрлек. Районыбыз авыл эшчәннәре әлеге чарада күңел биреп катнашалар. Мәсәлән, агымдагы елның сайлап алу турында бер милли-мәдәни үзәкләрдә генә дә 25-30 кеше чыгыш ясаган (районның авыл җирлекләре буенча барлыгы 300дән артык кеше). Шуңа күрә, иң яхшы коллективларны һәм аерым башкаручыларны сайлап алу смотрны оештыручылар өчен шактый ук катлаулы бурыч булып чыкты.

Тамашачылар татар, рус, чуваш, удмурт, үзбәк, кырым татарлары, яһуд, украина халыклары җыр-моңнарын һәм шигырьләрен тыңлап, биюләрен карап хозурландылар. "Дуслык биюе" хореграфия композициясе белән ачылган бердәмлек бәйрәме әлеге көтеп алынган чараның лейтмотивына әверелде. Гала-концертта төрле һөнәрдәге, төрле яшьтәге һәм төрле жанрда чыгыш ясаган 100дән артык үзешчән сәнгать артисты катнашты.

Мәдәният бүлеге начальнигы Рәмзия Моратова, смотр турында үз фикерен белдереп, болай диде:

- Мин авыл эшчәннәреннән бик канәгать. Концерт өч сәгать дәвам итте, ул әле тагын да озаграк барган булыр иде, чөнки игътибарга лаек номерлар бик күп. Быел безне потаплылылар һәм, һәрвакыттагыча, урыстамаклылар сөендерде. Кызылъярлылар да уңышлы чыгыш ясадылар, кечерәк авыллар, мәсәлән, Удмурт Ташлысы, Салих үзешчәннәре дә сынатмадылар. Александровка һәм Васькино-Туйралы үзешчәннәренә мәдәният йортларының авария хәлендә булуы да киртә була алмаганлыгы күренде. Шунысын ышаныч белән әйтә алам: киемнәрдән, кыяфәттән алып, сәхнәдә үз-үзеңне тотуга кадәр барысы да югары дәрәҗәдә узды.

Сарман районыннан килеп "Березка" санаториясендә ял итүче пенсионерка Нурсинә Хәйруллина концерттан зур канәгатьләнү хисләре алуы турында белдерде. Аңа аеруча биюләр һәм костюмнар ошаган. Бу гаҗәп тә түгел, чөнки күп кенә коллективлар әлеге концертка яңа киемнәр теккәннәр. Баулылыларның һәр чыгышы көчле алкышлар белән каршы алынды.

Гала-концерт күңелле бүләкләү мизгелләре белән тәмамланды. Әлеге церемония район башлыгы урынбасары Миңнефоат Хәсиятуллинга йөкләнде. Милли-мәдәни үзәкләр арасындагы смотрда беренче урыннарга һәм район башкарма комитеты җитәкчесе дипломнарына Потап-Томбарлы һәм Покровский Урыстамак, икенче урынга Кызылъяр авылы милли үзәкләре лаек булды. Кырымсарай милли үзәгенә, актив катнашкан өчен, диплом тапшырылды. Авыл мәдәният йортлары арасында беренче урынны Яңа Чүте авылы үзешчәннәре яулады, икенче урында - алексеевкалылар, өченче урында - Хәнсевәр һәм Уд.Ташлы үзешчәннәре. Смотрны оештыру комитетының төрле номинацияләрдәге дипломнары Шалты, Николашкино, Поповка, Васькино-Туйралы, Александровка авыл мәдәният йортларына, шулай ук Салих авылы үзешчән сәнгать коллективына тапшырылды. Барлык санап үтелгән коллективлар да акчалата премияләргә лаек булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев