Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

“Чиста су” Баулы районының тагын ике авылына килә

Республика хөкүмәте карары буенча Баулы районына быел "Чиста су" программасын гамәлгә ашыру өчен 10 миллион сум акча биреләчәк.

Быелга Алексеевка һәм Измайлово авылларындагы су линияләрен реконструкцияләү планлаштырылган. Хәзерге вакытта проект-смета документациясен ясыйлар. Район башкарма комитетының инфраструктур үсеш бүлеге начальнигы Александр Захаров әйтүенчә, алар 1 мартка кадәр әзер булырга тиеш. Шулай ук быел 2015 елга керү өчен Исергәп, Яңа Баулы, Уба авылларындагы су линияләрен реконструкцияләүгә проект-смета документациясе ясаячаклар.

2013 елда Потап-Томбарлы, Томбарлы, Миңнегол авылларында, Баулыда күп балалы гаиләләргә торак төзү өчен бирелгән участокларга су кертелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев