Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Чәчү алдыннан аграрийлар парта артына утырды

Бүген Баулы аграр колледжы базасында "2012 елда язгы кыр эшләрен оештыруның үзенчәлекләре" дигән темага семинар-киңәшмә булды.

Әлеге чарага Азнакай, Әлмәт, Бөгелмә, Лениногорск, Ютазы һәм Баулы районы авыл хуҗалыгы идарәсе начальниклары, игенчелек буенча консультантлары, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм агрономнары, крестьян-фермерлык хуҗалыклары башлыклары чакырылган иде. Аны ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе министры урынбасары Илдус Габдрахманов алып барды.

Семинарның пленар өлешендә аграрийлар 2012 елда чәчү компаниясен үткәрү буенча тактик бурычлар, ТР территориясенә үсемлекчелек продукциясен керткәндә карантин контроль һәм агымдагы елда агросәнәгать өлкәсендә иминиятләштерү һәм дәүләт ярдәме күрсәтүдә үзенчәлекләр турында сөйләштеләр.

Аннары эш дүрт секциядә дәвам итте. Семинарда катнашучылар каршында Казан аграр университеты, авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты галимнәре, "Элитные семена Татарстана" ассоциациясе һәм "Россельхозцентр"ның Татарстан буенча филиалы җитәкчеләре чыгыш ясады. Аларда сүз бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар орлыкларының чәчүлек сыйфатларын арттыру юллары, авыл хуҗалыгы машиналарын көйләү юлы белән технологик операцияләр үткәрү, техник культуралар үстерү технологияләре һәм башкалар турында барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев