Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Бу көн күңелләрдә мәңге яшәр

Илебезнең Бөек Ватан сугышында җиңүе хөрмәтенә бүген Октябрь һәм Җиңү мәйданнарында шәһәребезнең хезмәт коллективлары һәм мәктәпләре укучыларының тантаналы йөреше һәм митинг узды. Сугышның миллионлаган корбаннарын, солдатларның, тыл хезмәтчәннәренең батырлыгын искә алу өчен бирегә меңләгән баулылы җыелды. Митингта сәламләү чыгышы белән район башлыгы Альберт Хәбибуллин, ТР премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм...

Илебезнең Бөек Ватан сугышында җиңүе хөрмәтенә бүген Октябрь һәм Җиңү мәйданнарында шәһәребезнең хезмәт коллективлары һәм мәктәпләре укучыларының тантаналы йөреше һәм митинг узды. Сугышның миллионлаган корбаннарын, солдатларның, тыл хезмәтчәннәренең батырлыгын искә алу өчен бирегә меңләгән баулылы җыелды.

Митингта сәламләү чыгышы белән район башлыгы Альберт Хәбибуллин, ТР премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров, сугыш ветераны Фаразетдин Камалетдинов, Баулы һәм Ютазы районнары хәрби комиссары Илшат Халитов чыктылар. Алар Ватан хакына үз тормышларын кызганмаган ветераннарга рәхмәт һәм ихтирам хисләрен белдерделәр.

Баулылылар һәм шәһәребез кунаклары һәлак булучыларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар һәм Мәңгелек ут янына чәчәкләр салдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев