Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Безнең онытырга хакыбыз юк

15 февральдә интернационалист сугышчылар һәйкәле янында совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуының 23 еллыгына багышланган митинг үткәрелде.

Анда 40тан артык сугышчы-әфганчы, локаль сугышларда катнашучылар, район җитәкчелеге һәм өлкән сыйныф укучылары катнашты. Митингны Баулы муниципаль районы башлыгының урынбасары Миңнефоат Хәсиятуллин ачты. Ул Әфганстандагы сугышчан хәрәкәтләр барышында әлеге республикада 10 мең татарстанлының үзләренең интернациональ бурычларын үтәүләре, шуларның 100дән артыгының баулылылар булуы турында әйтеп узды.
Әфган сугышы 9 ел да 1 ай һәм 19 көн дәвам итә. Анда 13 мең совет солдаты һәм офицеры һәлак булган. 500дән артык татарстанлы яралана, 262 якташыбыз яу кырыннан әйләнеп кайтмый. 2 меңнән артык кеше хөкүмәт бүләкләренә лаек була.
Баулы һәм Ютазы районнары хәрби комиссары Илшат Халитов бүгенге көндә безнең районда 98 сугышчы-әфганчы яшәвен билгеләп үтте.
- Әфган сугышы кирәк идеме? Бу турыда күп язалар һәм бәхәсләшәләр. Сез Ватан алдында үз бурычыгызны үтәдегез һәм безнең бу хакта онытырга хакыбыз юк. Мин сезнең барыгызны да, үсеп килүче яшь буын үз иле тарихын белсен өчен, укучылар белән очрашуларда актив катнашырга чакырам, - дип билгеләп үтте үз чыгышында хәрби комиссар.
Митингта сугышчы-әфганчылар исеменнән әфганчы-ветеран, бүгенге көндә "Баулынефть" идарәсенең 2нче нефть һәм газ чыгару цехының эшчесе Сергей Зарытов чыгыш ясады.
Әфган сугышында безнең якташыбыз Рәсим Гайнетдиновның гомере өзелде. Митингта сугышта һәлак булган солдатларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Чара һәйкәлгә гирляндалар һәм чәчәкләр кую белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X