Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Без дуслык белән көчле

Быел үзешчән сәнгать смотры "Без дуслык белән көчле" дигән девиз астында уза. Беренче сайлап алу концерты Кырымсарай авылында үтте.

Кызылъяр, Потап-Томбарлы, Кырымсарай һәм Покровский Урыстамак авыл җирлекләренең татар, чуваш, рус һәм удмурт милли-мәдәни үзәкләре үз программаларын күрсәттеләр. Болар районның иң көчле иҗат коллективлары, аларның штатлары да зуррак, финанс мәсьәләсендә дә хәлләре яхшырак. Шуңа күрә алар бер концертта чыгыш ясыйлар.
Элекке еллардагы смотрларда бу иҗат коллективлары үз милли мәдәниятләре үзенчәлекләре белән таныштыралар иде. Ә быел сәхнәдә районда яшәүче барлык милләтләрнең дуслыгы идеясен гәүдәләндерергә кирәк иде. Моның өчен үзешчәннәргә тугандаш халыкларның җырларын һәм биюләрен, башка милләтләрнең гореф-гадәтләрен өйрәнергә, аларның костюмнарын тегәргә туры килде. Эксперимент искиткеч нәтиҗә бирде. Тамашачылар, гәрчә сәхнәдән яңгыраган сүзләрнең кайберләрен аңлап җиткермәсәләр дә, һәрбер номерны яратып каршы алдылар.
Аеруча Потап-Томбарлы авыл мәдәният йорты коллективы чыгышы ошады. Ул "Торналар" биюеннән башланды. Биючеләрнең оригиналь костюмнары истә калырлык иде. Программаның җентекләп уйланылган, тиешенчә өйрәнелгән булуы сизелде. Потап үзешчәннәре смотрның темасын да яхшы итеп ачып бирә алдылар.
Районның калган клубларының иҗат коллективлары төбәк сайлап алу концертларында чыгыш ясаячаклар. Мәсәлән, бүген андый концертны Поповкада, җомга көнне Новозареченскида үткәрү планлаштырыла. Иң яхшы номерлар район үзәгендә үтәчәк йомгаклау гала-концертында күрсәтеләчәк, ә смотр лауреатлары муниципаль район җитәкчелеге тарафыннан бүләкләнәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев