Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Без бер-беребезгә кирәк

Иртәгә Татарстан матбугаты көне. Һөнәри бәйрәмнәрен Баулы журналистлары да - "Хезмәткә дан" район газетасы һәм БРТ телерадиокомпаниясе хезмәткәрләре, шулай ук редакция ветераннары билгеләп үтә.

Район газетасында, чык тамчыларындагы кебек, әйләнә-тирәнең барлык төсләре чагылыш таба, киләчәк буыннар өчен бүгенге тормыш фактлары, вакыйгалары саклана. Нәкъ менә шуңа күрә без "Хезмәткә дан"ны районның елъязмасы дип атыйбыз. Аның сәхифәләрендә актуаль темаларга, торак-коммуналь хуҗалык, сәнәгать, мәгариф, мәдәният, сәламәтлекне саклауга кагылышлы мәкаләләр басыла. Яшьләр, экология, хокукый агарту, шулай ук хәрби-патриотик тәрбия темалары киң яктыртыла. Газетада яңа рубрикалар һәм тематик сәхифәләр барлыкка килә.
Укучылар арасында "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының "Атна вакыйгалары" атналык кушымтасы зур популярлык казанды, аның аша дөнья, ил һәм республика хәбәрләре белән танышырга мөмкин.
Телевидениенең һәм интернетның популярлыгына да карамастан, "Хезмәткә дан", элеккечә үк, райондашларыбыз өчен сыйфатлы һәм дөрес мәгълүмат чыганагы булып кала. Соңгы абунә компаниясе йомгаклары вакытлы басма чаралары арасында район газетасына өстенлек бирелүен күрсәтте - аның гомуми тиражы (рус һәм татар телләрендә) 5 меңгә якын данә тәшкил итә.
Кемдер безнең газетаны мактый, кемдер сүгә, берәүләр аннан үзенә файдалы мәгълүмат ала, кемнәрдер тәнкыйтьнең аз булуына һәм рекламаның күплегенә зарлана. Һәркемнең үз карашы. Ләкин, иң мөһиме - аны укыйлар. "Хезмәткә дан" - Баулыда яшәүче кешеләр турында сөйләүче, шәһәрдәге һәм райондагы мөһим вакыйгаларны яктыртучы бердәнбер газета. Һәрбер укучы аның битләрендә үзенә якын темаларны һәм кызыклы язмаларны эзли. Кемдер юлларны ремонтлауны күзәтә, кайберәүләр сәламәтлекне саклау проблемалары, хакимият эшчәнлегенә кагылышлы материаллар белән кызыксына, ТКХ проблемалары буенча бәхәс алып барырга әзер торучылар да җитәрлек, ә кемнедер бары тик телепрограмма һәм котлаулар, кайгы уртаклашулар басылучы соңгы сәхифә генә кызыксындыра.
Безгә, редакция коллективына, укучы һәм газета арасында үзара элемтә булуы аеруча мөһим. Шуңа күрә без, элеккечә үк, редакциягә шалтыратучыларга һәм хат юллаучыларга шатбыз. Күпләрнең редакциягә электрон почта (slava_trudu@bk.ru) аша мөрәҗәгать итү мөмкинлеге бар. Кайбер материаллар, оператив мәгълүматлар, төрле чараларда төшерелгән фоторәсемнәр белән безнең http://www.bavly-tat.ru сайтында һәм "Вконтакте" челтәрендә - "Бавлы-Слава труду" төркемендә танышырга мөмкин. Баулыдан читтә яшәүче якташларыбыз безнең газетаның интернет-сайтлары ярдәмендә Баулы вакыйгалары, яңалыклары белән таныша, шулай ук үз комментарийларын калдыра алалар.
Газетаның сыйфат дәрәҗәсе һәм бизәлеше "Татмедиа" ААҖ һәм башка ведомстволар тарафыннан күп тапкырлар уңай билгеләп үтелде. Моны төрле конкурсларда җиңү яулаган өчен тапшырылган дипломнар, мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары раслый.
Газета ул - гади басма табаклар гына түгел. Бу, беренче чиратта, эчтәлекле, популяр, заман таләпләренә җавап бирердәй басма чыгару максаты белән берләшкән фикердәшләр коллективы.
Сүз уңаенда, хәзер 2012 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясенең кызган чагы. Хөрмәтле укучылар, әгәр дә "Хезмәткә дан" киләсе алты айда атнасына ике тапкыр өегезгә килсен дисәгез, абунә рәсмиләштерүне озакка сузмагыз. Сезне почта бүлекчәләрендә, шулай ук редакциядә көтәләр. Газетага тугры калганыгыз өчен алдан ук рәхмәт белдерәбез.
Йомгаклау сүзе буларак, барлык коллегаларыбызны һәм матбугат ветераннарын һөнәри бәйрәмебез белән тәбриклибез, барыгызга да ныклы сәламәтлек һәм иминлек телибез.

Нәсимә Әбүдарова безнең даими укучыбыз. Соңгы вакытта ул "Хезмәткә дан"ны альтернатив абунә буенча ала - газета чыккан көннәрдә аны үзе редакциягә килеп ала. "Минем өчен бу бик уңайлы. Өстәвенә газетаның һәр яңа санын алу гарантияләнгән. Газета миңа район вакыйгаларны белеп торырга ярдәм итә. Мин хезмәт коллективларының, конкрет кешеләрнең уңышларына сөенәм. Редакция коллективына иҗади уңышлар телим", - диде ул, чәршәмбе көнне район газетасын алганда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев