Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Бер күрешү – үзе бер гомер

Район башлыгы Альберт Хәбибуллин, матур традиция буенча, быел да Халыкара хатын-кызлар бәйрәме уңаеннан районыбызның гүзәл затлары белән очрашты.

Бәйрәмгә чәчләренә бәс кунган ветеран апалар, төрле өлкәләрдә хезмәт куючы хатын-кызлар, район, шәһәр, авыл җирлекләре советлары депутат хатын-кызлары, күп балалы әниләр җыелды. Районның мактаулы ханымнарының йөзләрендә бер үк вакытта җиңелчә дулкынлану да, үзләренә карата игътибар күрсәтелүенә рәхмәт хисләре дә чагыла иде. Альберт Хәбибуллин үзенең чыгышында нәфис затларга мөрәҗәгать итеп болай диде:

- Иң беренче чиратта өлкән буынга - хөрмәтле ветераннарыбызга олы рәхмәтемне белдерәсем килә. Сезгә сугыштан соңгы авырлыкларны кичерергә туры килгән, сәнәгать производствосын, авыл хуҗалыгын сафка бастыру, нефть чыгара башлау - барысы да сезнең күз алдыгызда булган. Барлык кыенлыкларны җиңә алгансыз, бернигә карамастан, якты киләчәккә ышангансыз. Сез яшь буын өчен үрнәк булып торасыз. Хатын-кызларыбызга бүген бер үк вакытта гаиләне кайгыртырга да, хезмәт бурычларын башкарырга да туры килә. Без сезне мәрхәмәтлелек, кайгыртучанлык кебек күркәм сыйфатларыгызны саклап калуыгыз өчен хөрмәт итәбез. Сәламәтлек, гаилә бәхете насыйп булсын сезгә!

Игътибар күрсәтүләре, яхшы теләкләре өчен җитәкче ир-атларга ихлас рәхмәт сүзләрен Татар Томбарлы авыл җирлеге башлыгы Әдибә Шәйдуллина һәм башка ханымнар җиткерде.

Бүләкләү тантанасы бәйрәмнең тагын бер матур өлешенә әйләнде. Район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонинага РФ Саклану министрлыгы медале тапшырылды. «ТАССРга 90 ел» истәлекле медальләре сугыш ветераннарының толлары Евдокия Малахова, Мария Мартынова, Миңлесылу Сабирова, Әкълимә Сәитова, Галина Коноваленкога, Баулы районының 80 еллык юбилее хөрмәтенә чыгарылган медальләр "Николашкино" хуҗалыгы дуңгыз караучысы Ольга Абаева, "Колос" кооперативы бозау караучысы Ирина Фоминага тапшырылды.

Гөлнара Абдуллина, Руслан Сәетов, Эльмира Вәлиева, Илфат Галимҗанов башкаруындагы җыр-лар, чәчәкләр, бүләкләр бәйрәмне тагын да ямьләндереп җибәрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев