Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулының яшь парларын музейга чакыралар

Баулы шәһәренең туган якны өйрәнү музее 2014 елны - мәдәният елын халкыбызны иске традицияләрен күтәрүдән башларга булган. Алар быел Баулыда беренчеләрдән булып никахлашучы яшь парны музейга чакырганнар. Николай белән Светлана Әхмәдуллиннар мондый туй бүләгеннән баш тартмаганнар. Яшь парны аерылгысыз дип аталучы туй курчагы ясарга өйрәттеләр. Аннары кунаклар белән шәһәр тарихы...

Баулы шәһәренең туган якны өйрәнү музее 2014 елны - мәдәният елын халкыбызны иске традицияләрен күтәрүдән башларга булган.

Алар быел Баулыда беренчеләрдән булып никахлашучы яшь парны музейга чакырганнар. Николай белән Светлана Әхмәдуллиннар мондый туй бүләгеннән баш тартмаганнар.

Яшь парны аерылгысыз дип аталучы туй курчагы ясарга өйрәттеләр. Аннары кунаклар белән шәһәр тарихы белән таныштырдылар. Аларга шулай ук йөзекләрне исемсез бармакка кию тарихын сөйләделәр.

Кияү белән кәләшне чегән каршы алды, ул аларның бәхетен бакты. Яшь хатын үтүкләп карады, ире балык тотты.

Чара ахырында Әхмәдуллиннар мәртәбәле кунаклар китабына теләкләрен яздылар, бәхет капкасыннан уздылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев