Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулылылар тугандаш төрек шәһәрендә

Күргәзмәгә килүчеләргә балалар сәнгать мәктәбендә тәрбияләнүчеләр һәм укытучылар ясаган сувенирлар ошады.

Баулы шәһәре делегациясе тугандаш төрек шәһәре - Кютахьяда. Анда 24 августтан 7 сентябрьгә кадәр 38нче декоратив-гамәли сәнгать сәүдә-ярминкәсе уза. Ярминкәгә төрле илләрдән Кютахьяның тугандаш шәһәрләре, шул исәптән Баулы вәкилләре дә чакырылды.

Бүген баулылылар Кютахья мэры Мостафа Иша белән очраштылар, җылы әңгәмә вакытында бүләкләр белән алыштылар.

Баулы муниципаль районы Советының оештыру бүлеге начальнигы Ильяс Гозәеров, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча беренче урынбасары Ринат Хәмидуллин һәм Баулы сәнгать мәктәбе директоры Зөлфия Таһирова безнең төбәкнең товарларын тәкъдир иттеләр. Болар, нигездә, сәнгать мәктәбенең "Кояшкай" остаханәсендә эшләнгән сувенирлар - татар милли колоритлы, мичтә яндырып башкарылган балчык эшләнмәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев