Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулылылар – “Медиа Покорение”дә

Яр Чаллы шәһәрендә II "Медиа Покорение" Бөтенроссия балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр массакүләм мәгълүмат чаралары фестивале булып узды.

Фестивальдә катнашучылар төрле тематик юнәлешле: "Уңышлы интернет-сайт төзүгә 10 адым", "Верстка һәм дизайн", "Заманча телевидение" һәм башка мастер-классларда булдылар.

Аларның берсендә - "Мәктәп массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре өчен мастер-класс"та Баулы шәһәренең күппрофильле "Яшьләр дөньясы" яшьләр үзәгенең яшьләр белән эшләү буенча белгече Радэль Галимуллин катнашты. Фестивальнең финал өлешендә бүләкләү оештырылды. Фестивальне оештыручылар әлеге церемонияне "Оскар" кинопремиясе стилендә үткәрделәр. "Иң яхшы яшьләр яңалыклар хезмәте" номинациясендә беренчелекне яулап, "Вектор" яшьләр телестудиясе дә үз "Оскар"ын алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев