Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулыда иң яхшы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен данладылар

Авыл хуҗалыгы тармагында 748 кеше мәшгуль. Көзнең соңгы шимбәсендә бу өлкәнең иң яхшы хезмәтчәннәре өчен бәйрәм оештырдылар.

Чара бәйрәм табыны артында ресторанда узды. Авыл хезмәтчәннәренә хезмәтләре өчен рәхмәт белдерү һәм аларны котлау өчен Татартсаннның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Тәлгать Таһирҗанов килде. Ул икмәк үстерчеләргә һәм терлекчеләргә министрлыкның рәхмәт хатларын тапшырды.

Баулы районы башлыгы Альберт Хәбибуллин шулай ук авыл хуҗалыгы алдынгыларын котлады һәм бүләкләр тапшырды. Кайберәләр район башкарма комитеты, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе бүләкләренә лаек булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев