Баулыда балалар инглиз телендә җырлады
Бүген Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортында "Инглизчә сөйләшәбез һәм җырлыйбыз" муниципаль конкурсы узды.
Чарада барлыгы шәһәр һәм авыллардан 30 номер тәкъдим ителде. Жюри чыгышларны артистлык, рәсми башкару, башкару осталыгы, телне белү, үзенчәлек һәм иҗадилекне бәяләде. Номерлар яшь категорияләре һәм номинацияләр буенча каралды.
Конкурс нәтиҗәләре соңрак билгеле булачак, бу турыда "Хезмәткә дан" газетасында укыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев