Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулыда ачык бассейн тиздән тулачак дип ышандыралар

Күп кенә баулылылар түземсезләнеп шәһәрдәге ачык бассейнның тулуын көтәләр.

"Хезмәткә дан" газетасында рәсми чыганакка таянып шәһәрдәге бассейн 15 июньгә тулырга тиеш дип хәбәр иткән идек. Бу дата узгач укучыларыбыздан бассейнның һаман да тулмавына борчылу белдергән хәбәрләр килә башлады.

- Июль уртасына гына тулар инде ул, рәхәтләнеп коенып та өлгерә алмабыз тагын. Август башында гадәттә яңгырлар башлана, ул чакта инде суда йөзәсе килми, - ди Ирина Вәлиева. - Балалар белән барып ял итәсе килә, без гел генә елгага яки карьерга бара алмыйбыз, ә андыйлар күптер дип уйлыйм.

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Равил Шәрипов әйтүенчә, әлегә кадәр бассейны "Баулы-Водоканал" оешмасы су белән тутырган, кирәкле 60 мең кубометр суның 15 меңнән артыграгы тутырылган. Бу атнада суны нефтьчеләр бирә башлый, аның агымы да көчлерәк була, шуңа тиздән баулылылар бассейнда коена алыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев