Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы юлларында исерек машина йөртүчеләр кимеми

Соңгы атна эчендә Баулы районында юл хәрәкәте куркынычсызлыгы инспекторлары тарафыннан сигез исерек машина йөртүче тоткарланган.

"Хезмәткә дан" газетасына ЮХИДИнең Баулы бүлекчәсе хәбәр итүенчә, тоткарланган машина йөртүчеләрнең берсе машина йөртү хокукыннан азат ителгән булган инде. Икенчесе исә бөтенләй медицина тикшерүен узудан баш тарткан.

Кичә, мәсәлән, республика территориясендә исерек машина йөртүчеләр катнашында биш юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Нәтиҗәдә, дүрт кеше үлгән, 7 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев