Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

"Баулы-Водоканал" бурычлары проблемасын республика дәрәҗәсендә хәл итәләр

Кичә шәһәребездә Баулының су белән тәэмин итүче предприятиясенең энергетикларга булган бурычы буенча Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык мнистрының урынбасараы Марат Сәйфетдинов, Татарстан газлаштыру фондын капиталь төзү идарәсе генераль директоры киңәшчесе Евгений Волков, "Татэнергосбыт" һәм башкалар катнашында утырыш узды.

Элек киңәшмәдә катнашучылар су белән тәэмин итү объектларында булдылар, аннары насос станциясен, Миңнегол су заборын, чистарту җайланмаларын карадылар. Биредә алар суның шәһәргә кадәр илтеп җиткерү энергия күп алуын күрә алдылар. Миңнегол су заборында җиһазларның күптән инде яңартылмаганы да яхшы күренде. Иске җиһаз преприятиенең энергияне эффектлы эшләвен төшерә. Суның үзкыйммәте бик югары. Шуңа өстәп предприятиегә халыкның бик күп бурычы җыелган.

Бүген Водоканалның электроэнергия өчен бурычы 8,6 миллион сумны тәшкил итә. Энергия белән тәэмин итүче оешмалар аның бурычны каплауларын таләп итә. Утырышта бу мәсьәләне бергәләп хәл итәргә тырыштылар.

Халыктан су өчен кергән акчаны энергосбытка күчерәләр, әмма ул элеккеге бурычларны каплауга китә. 2009 елда 3,8 миллион сум бурыч элеккеге предприятиедән күчкән. Бу сумма кулланучыларга түләргә куелмаган. ОДН булмаганда (2013 елның 1 июленнән башлап 2014 елның 1 гыйнварына кадәр) тагын 1,9 миллион сум бурыч барлыкка килгән, чөнки бу вакытта халыкка ОДН өчен түләү куелмаган.

Утырыш вакытында бу хәлдән чыгу юлын тапмадылар. Чираттагы утырышны Казанда төзелеш министрлыгында барлык яклар катнашында уздыру турында карар кабул иттеләр.

Кадрия Гыймазова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев