Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы районының кече авыллары балаларына буран өстәмә ял “бүләк итте”

Бүген мәктәп автобусларында укырга йөрүче авыл балалары үз мәктәпләренә бара алмадылар.

- Юлларда кар көртләре барлыкка килү сәбәпле сигез маршрут буенча йөрүче барлык рейсларны да юлга чыгармаска туры килде. Бу карар балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү максатында кабул ителде. Иртән үк без мәгариф учреждениеләренә һәм озатып баручы педагогларга хәбәр итттек. Алар үз чиратларында балаларга шалтыраттылар, - диде "ТрансГрупп" предприятиясе директоры Фәрхат Шәфыйков.

Калган барлык маршрутлар да гадәттәге режимда эшли. Шәһәр эчендәге транспортка йөрү өчен бернинди каршылыклар да булмаган. Шалтыга кадәр коммерция рейсы да башкарылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев