Баулы районында үзешчән сәнгать смотры башланды
Кичә район смотр-конкурсына старт бирелде - Потап Томбарлы авылы клубында беренче сайлап алу концерты узды. Быел ул "Авылым җәүһәрләре" исеме астында үтә.
Үз программаларын татар, чуваш, рус һәм удмурт милли-мәдәни үзәкләре күрсәтте. Концертны мәдәният бүлеге начальнигы Рәмзия Моратова ачты.
Концерт өч сәгатькә кадәр дәвам итте. Үзешчән артистлар кызыклы номерлар тәкъдим иттеләр - аларны тамашачы аеруча җылы каршы алды.
Тулырак итеп бу турыда "Хезмәткә дан" газетасында укыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев