Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы районында янгын пенсионерны йортсыз калдыра язган

Покров Урыстамак авылында кичә көндез торак йорт янган.

56 яшьлек хуҗабикә унбиш минутка гына күршеләренә кергән булган - шул вакытта аның өе янып киткән. Янгынны сүндерергә "Колос" кооперативының ирекле янгын сакчылары килә, алар янгынчылар барып җиткәнче утны сүндерә алган.

Ут йортның кухнясын юк иткән, шулай ук залның түшәме янган. Янгынчылар хәбәр итүенчә, ут чыгуның сәбәбе - электропроводта кыска ялганыш.

Покров Урыстамак авыл җирлеге советы башкарма комитетында хәбәр итүләренчә, пенсионер хатын үзенең кызы һәм оныгы белән яши торган булган. Беркем дә зыян күрмәгән. Йорт иминиятләштерелгән булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев