Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы районында бөртеклеләрне урып-җыю башланды

19 июльдә Баулы районының ике хуҗалыгында уракка төштеләр.

"Берлек" хуҗалыгы комбайнчылары Шалты янындагы кырда 1593 центнер көзге бодай суктырган. Алты комбайн эшләгән. Ашлык ташу эшенә дүрт автомобиль җәлеп ителгән.

Шул ук көнне "Николашкино" хуҗалыгында ике комбайн уракка төшкән булган, тик бары 160 центнер көзге арыш суктырырга өлгергәннәр, яңгыр эшне туктатып торырга мәҗбүр иткән.

Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык төлек министрлыгы мәгълүматлары буенча, кичәге көнгә Баулы районында бөртеклеләр 150 гектар мәйданда урып-җыелган. Уңыш гектарыннан уртача 16,6 центнер тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев