Баулы районы авыллары урамнарын кар сыннары белән бизәгәннәр
Исергәп авылының бюджет учреждениеләре һәм сәүдә нокталары яңа елга кардан сыннар һәм чыршылар куйганнар.
Исергәпнең блоггеры Динар Иванов үзенең сайтында гади фотолар гына түгел, ә стерео-сүрәтләр(анимашккалар) да урнаштырган. Сыннар арасында - Кыш бабай, Кар кызы, бу ел һәм киләсе елның символлары - Елан һәм Ат.
Яңа елга иң яхшы бизәлеш буенча җиңүчеләр 28 декабрьдә Баулыда узачак бәйрәм алды ярминкәсендә бүләкләнәчәк.
Фото: isergapovo116.narod.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев