Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы пенсионерлары субсидиясез калган

Газета редакциясенә Николашкино авылыннан Валентина һәм Семён Никифоровлар мөрәҗәгать итте. Алар инде алты ай дәвамында газ һәм ут өчен субсидия алмыйлар. Никифоровлар әлеге проблеманы хәл итүдә ярдәм сорыйлар.

Мондый аңлашылмаучылык, авылны газлаштырганнан соң, йорт номерлары үзгәртелгәч башлана. Элек Никифоровлар гаиләсе Совет урамындагы 65нче йортта яшәгән. Хәзер аларның йорт номеры - 87. Аңлатма бирүләрен сорап, без Новозареченск авыл җирлеге башкарма комитетына һәм халыкны социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать иттек.
Анатолий Платонов, Новозареченск авыл җирлеге башлыгы:

"Николашкино авылында йортларны газлаштыру үткәрелгән вакытта, газ хезмәте эшчеләре йорт номерларын үзләре теләгәнчә урнаштырганнар. Шуннан соң авыл Советы һәм газ хезмәте мәгълүматларында аерма барлыкка килгән. Югыйсә, хуҗалыклар адресындагы барлык үзгәрешләр дә узган елның декабрендә үк газчыларга тапшырылган иде".
Әлфия Зәбирова, Новозареченск авыл җирлеге башкарма комитеты сәркатибе:
"Никифоровлар безгә берничә тапкыр мөрәҗәгать иттеләр. Николашкино авылында яшәүчеләрнең үзгәргән адресларын мин үзем шәхсән газ хезмәтенә илттем. Миңа, башка бернәрсә дә кирәкми, дип әйттеләр. Әлегә кадәр үзгәрешләр юк. Мин шулай ук социаль яклау органнарына да мөрәҗәгать иттем, анда исә, мәгълүматлар базасында адресны үзгәртү тиз генә эшләнә торган эш түгел, вакыт таләп ителә, дип җавап бирделәр. Мин хәтта паспорт өстәленә дә бардым, эшне урыннан кузгату өчен, Никифоровларга кабаттан адреслау үткәрдем".
Ләйсән Мөгътәсимова, республика матди ярдәм үзәгенең Баулы муниципаль районындагы 12нче бүлеге мөдире:
"Николашкино авылында яшәүчеләр белән бәйле хәл һәрвакыт безнең контрольдә булды. Ләкин, әгәр дә бу очракта барлык җәлеп ителгән ведомстволар бердәм эш иткән булсалар, проблема килеп чыкмас иде. Хәлгә аңлатма кертәсем килә. Авылда йортларның номерларын алыштырганнар. Никифоровлар түләүне башка адрес буенча башкарганнар, ә безнең базада алар иске адрес буенча исәпләнгәннәр. Асылда, безнең база буенча түләүләр кермәгән. Газ хезмәте һәм "Энергосбыт" предприятиесе ягыннан счётлар бәйлелеге юк иде. Хәзерге вакытта моңа ачыклык кертелде, Никифоровлар март аеннан тиешле субсидияне ала башлаячаклар".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев