Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы нәниләре шигырь бәйгесендә катнашты

Икенче санлы "Миләшкәй" балалар бакчасында "Туган теле - шагыйрьләр иле" дип исемләнгән, герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә багышланган районкүләм шигырь бәйгесе уздырылды.

Бәйгедә авыл һәм шәһәр балалар бакчаларыннан берәр бала катнашты. Бәйрәм Муса Җәлил истәлегенә багышланган презентациядән башланып китте һәм җырлар, шигырьләр белән үрелеп барды. Репертуар бик бай һәм төрле булды. Балалар Муса Җәлил шигырьләрен, аның истәлегенә багышланган шигырьләр, шулай ук татар язучылары әсәрләре белән чыгыш ясадылар.

Балаларның милли киемнәр, халык көйләре кулланыуы бәйрәмгә милли бизәлеш бирде. Бәйгедә катнашкан һәр баланың чыгышы жюри әгъзалары тарафыннан югары бәяләнде, алар төрле номинацияләрдә билгеләп үтелделәр, грамоталар һәм бүләкләргә ия булдылар. Ә призлы урыннарга түбәндәге балалар лаек булды:

I урын - Адель Хәлиуллин, Татар Кандызы авылы балалар бакчасы;

II урын - Әмир Мөхәммәдиев, икенче санлы балалар бакчасы;

III урын - Әминә Абдуллина, бишенче санлы балалар бакчасы, һәм Аделина Садыйкова, унынчы санлы балалар бакчасы.

Бәйге күңелле, матур узды, аның тәрбияви мәгънәсе дә бик зур, чөнки без халкыбызның Муса Җәлил кебек батыр улларын олылап искә алырга һәм киләчәк буыннарга да җиткерергә тиешбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев