Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы газетасы фотоконкурсында Сөләймановлар җиңде

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә "Хезмәткә дан" газетасы үткәргән "Пар канатым" конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү узды.

- Баулылылар "Пар канатым" конкурсында актив катнаштылар, фотоларын җибәрделәр, ә без аларны газетада бастырдык, - диде ЗАГС бүлегендә узган җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында газетаның баш мөхәррире Азат Зиннуров. - Дөресен әйткәндә, аларның барысы да бүләккә лаеклы, иң мөһиме - тышкы матурлык түгел, ә уйларыбызның, гамәлләребезнең, мөнәсәбәтләребезнең матурлыгы. Һәр конкурста җиңүче булырга тиеш, без Алсу һәм Радик Сөләймановлар гаиләсен сайладык.

Конкурсның иганәчесе "Ядран-ойл" ЯАҖ директорлар советы рәисе Ирек Сәлихов булды, аның ярдәме белән Сөләймановларга бүләк - мультиварка тапшырылды.

Айгөл Идиятуллина фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев