Баулы авылларында яшәүчеләр һава торышын борчылып күзәтә
Татарстанда 1920 ел рекорды куелган. Синоптиклар аномаль җылылык турында сүз йөртә.
Татарстан Гидрометүзәге хәбәр итүенчә, һаваның уртача тәүлек температурасы соңгы көннәрдә климатик норманы 6-8 градуска узды.
Баулы районында язгы ташу вакытында су басу куркынычы булган авыллар бар. Бу авылда яшәүчеләр аеруча игътибар белән һава торышын күзәтә. Кар кинәт эрегән очракта бәла көт. Гадәттә, көндез температура плюс, ә төнне минус булганда кар әкренләп эри. Әгәр дә төнне һава торышы нульдән өстә булса, карның тиз рәвештә эрү куркынычы арта.
Авыл халкы ташуга әзерләнә, ишегалдында терлеге булганнар су юллары казый, милкәтләрен өскәрәк күтәрә, документ һәм кыйммәтле әйберләрен әзер тота.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев