Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Балалар аңа серләрен сөйлиләр

Бүген, 27 сентябрьдә, балалар бакчалары хезмәткәрләре, шул исәптән 33 еллык стажлы педагог Татьяна Осипова да Тәрбияче һәм мәктәпкәчә хезмәткәр көнен билгеләп үтәчәк.

Югары квалификацияле тәрбияче Татьяна Осипова хезмәт юлын 1979 елда башлый, Баулы эшчеләр бистәсендәге 4нче "Ромашка" ясле-балалар бакчасына урнаша. Акрынлап тәҗрибә туплый, белем үзләштерә, осталыгын арттыра. 1993 елда Н.Крылованың "Балалар бакчасы - шатлык йорты" авторлык прогрмамасы буенча курслар узып, районда беренчеләрдән булып шуның буенча эшкә керешә. Үз белемнәрен 11нче "Әкият" балалар бакчасында, аннан соң 8нче "Виктория" мәктәпкәчә учреждениесендә тормышка ашыра.
Татьяна Леонтьевнаны гаҗәеп мөлаемлылыгы, күңел киңлеге, иҗади карашы өчен коллегалары да, ата-аналар да хөрмәт итә. Ул эшли торган төркемдә һәрвакыт дустанә, эчкерсез мохит хакимлек итә. Балалар яраткан тәрбиячеләре янына зур теләк белән киләләр, аның белән үз серләрен уртаклашалар. Малайлар һәм кызлар Татьяна Леонтьевна җитәкчелегендә көн саен ниндидер яңа, кызыклы әйберләргә өйрәнәләр. Вакыт ул тәрбияләгән балаларның мәктәптә уңышлы укуларын, сәләтләрен ачуларын, актив тормыш позициясе белән яшәүләрен исбатлады. Татьяна Осипова төрле методик берләшмәләр утырышларында, конфе-ренцияләрдә катнашып, үзенең эш тәҗрибәсе белән уртаклаша. Аның хезмәте ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының, район мәгариф бүлегенең мактау грамоталары белән билгеләп үтелгән.
Татьяна Леонтьевна ачык күңелле, игътибарлы, кайгыртучан тормыш иптәше, әни һәм дус. Ул һәрчак акыллы киңәшен бирергә, сүз белән генә түгел, ә эш белән дә ярдәм итәргә әзер. Алар ире Владимир Алексеевич белән ике бала үстергәннәр, аларга яхшы тәрбия биргәннәр. Кызлары Надежда - югары белемле филолог, уллары Евгений, техникум тәмамлап, электрчы булып эшли һәм читтән торып энергетика университетында белем ала.
Татьяна Леонтьевна - матурлыкны аңлаучы һәм аңа тиешле бәя бирә белүче күпкырлы шәхес. Ул чәчәкләргә гашыйк, аларны кадерләп үстерә. Татьяна Леонтьевнаның тырышлыгы белән балалар бакчасында, кешеләрне матурлыгына сөендереп, чәчәк түтәлләре үсә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев