Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Балачагын сугыш урлаган

11 апрельдә Халыкара фашист концлагерьлары тоткыннарын азат итү көне билгеләп үтелде. Баулы районында гомер итүче бердәнбер элеккеге балигъ булмаган тоткын Мария Зариповага шушы көннәрдә 88 яшь тулды.

Украин кызы Мария Зарипова (Котенко) Днепропетровск өлкәсендә Водяное авылында сугышка кадәр туа. Унбер балалы гаилә тамак туйдыру өчен бик күп эшли, Мария балачактан ук авырлыкны да, ачлыкны да татый. Барысына да түзәр иде, әмма илгә кара кайгы килә - Бөек Ватан сугышы башлана.

Немец гаскәрләре тиздән Украинаның көнбатыш өлкәләрен басып ала. Эшкә яраклы башка авылдашлары белән ундүрт яшьлек Марияне фашистлар Германиягә тоткынлыкка куып алып китәләр. Ул Золинге-Олике шәһәренә тимер-металл кою заводына эләгә. Дошман хәлсез балаларны, яшь кызларны көннәр буе тимер ташырга мәҗбүр итә. Мария апа һаман да әле концлагерьда кичергән ачлык, курку хисен оныта алмый. Тоткыннарга көненә сыек баланда, бер стакан чәй бирәләр.

Газетаның алдагы санын 12 апрельдә укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев