Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Арлар бистәсе

Потап-Томбарлы авыл җирлегенә керүче Воткин бистәсендә өч гаилә яши.

Бистәнең бердәнбер урамына керүгә үк бер йортның капка төбендә ир-ат утыруын күрдем. Янәшәсендә казлар каңгылдап йөри. Каршыбызга йорт хуҗабикәсе - Зинаида Ивановна чыкты. Минем редакциядән икәнлегемне ишетүгә: "Юк, газетага язылмаячакмын", - дип кырт кисте. Мин эшнең нәрсәдә икәнлеген аңлатып бирдем. Воткинда халык ничек яшәве белән кызыксынуым турында әйттем. Нигә газетага язылырга теләмәвен сорадым. Ул газетага язылган булган икән, ләкин аңа бер генә санны да китермәгәннәр. Зинаида Ивановнаның ире - инвалид, бөтенләй диярлек ишетми.
Тихая урамында барлыгы 12 йорт, ләкин анда даими рәвештә өч кенә гаилә яши. Шуларның берсе - Веденеевлар. Мин аңа кабат үз соравымны бирдем: "Уттан һәм телефоннан башка бернәрсә дә булмаган, ә телеканаллардан бары тик "Россия-1" генә күрсәтә торган авылда өлкән яшьтәге кешеләр ничек гомер итә?"
- Менә шулай яшибез инде. Бервакыт ике инвалид - ирем һәм күршебез кое казыганнар иде, башта су бәреп чыкты, аннан соң югалды. Балалар бакчада колонка куйдылар (скважина борауладылар). Мунча бар. Медичканың безгә бер тапкыр да килгәне булмады. Юллар юк. Ашыгыч ярдәм чакыртып булмый, кышын бигрәк тә. Раисаның (Веденеевларның күрше-се) өянәге башланса, ул бөтен инстанцияләргә шалтырата. Килеп чистарталар. Узган кыш бары тик бер генә тапкыр чистарттылар, шуңа кар "тозагында" утырдык. Дөрес, сайлаулар вакытында чистарталар, өйгә килеп тавыш бирдерәләр.
Веденеевларның өч уллары бар. Алар әти-әниләрен ташламыйлар. Баулыда яшәүче уллары җәен көн саен диярлек кайтып тора. Моннан 14 ел элек бирегә күчеп килгәч, алар бервакыт авылда бер ялгызыбыз диярлек калырбыз дип уйламаганнар, әлбәттә. Казахстанда тормыш итү җиңел булмаган. Зинаида Ивановна үзе Краснодар краеннан, ә ире - Галкиннан. Воткинда алар йорт сатып алганнар.

Пенсияләре кечкенә. Тавыклар һәм казлар асрыйлар, бәрәңге һәм яшелчә утырталар.
- Әгәр дә экономияләсәң, ашарга җитә, - дип сөйли Зинаида Ивановна. - Кышын хәлләр тагын да авыррак. Бер арба утын гына да биш мең сум тора бит. Кышын ипине үзем пешерәм. Даруларга да акча күп китә. Без соцпакеттан баш тарттык. Иремә эссенциале ярдәм итә, ләкин аңа арзанлы дарулар бирәләр. Болай, ичмасам, мин аңа бер тартма сатып алам, ә аңа аена өч-дүрт тартма кирәк. Калганын пенсия акчасына сатып алабыз.
Нигә авылдан китмиләр? Зинаида Ивановна, барыр җир юк, күнегелгән дә инде, ди.
Веденеевлардан ерак түгел генә тагын бер пенсионерлар гаиләсе яши. Минем соравыма алар сорау белән җавап кайтардылар: "Ә шәһәрдә нәрсә бар? Анда әллә пенсиягә яшәп буламы?" Алар җирлек башлыгы һәрнәрсәдән хәбәрдар, проблемалар килеп чыга калса, һәрвакыт ярдәм итәргә тырыша, диләр.
Мине озатып баручы Алексей Пронин бистәнең исеме "вотяклар" сүзеннән килеп чыгуы турында сөйләде. Ожеговның аңлатмалы сүзлегендә ул удмуртларның борынгы атамасы буларак аңлатыла. Алексей Михайлович бистәнең бу урыннарга Потап-Томбарлыдан удмуртлар күченеп килгәч, 1930 елларда барлыкка килүе турында сөйләде.
В.Даль сүзлегендә "бистә" сүзе авылдан аерылып чыккан крестьяннар тарафыннан биләнгән урын буларак аңлатыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев