Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Вакыт ашыктыра

Баулы муниципаль районы башлыгы Альберт Хәбибуллин терлек азыгы хәзерләү мәсьәләсе буенча киңәшмә үткәрде.

Кайбер хуҗалыкларда терлек азыгының узган елдан калган запасы булуга да карамастан, тынычланырга ярамый. Үләннәр быел гадәттәгегә караганда иртәрәк өлгерде, шуңа күрә 5 июньнән үк печән хәзерләүгә керешергә кирәк иде. Ләкин моңа Сабан туйга хәзерлек комачаулады.

Баулы районы быел яңгыр иң аз яуган районнарның берсе. Корылык аркасында күп кенә үсемлекләр авырлык туплый алмадылар, шуңа күрә булганын вакытында җыеп алырга өлгерергә кирәк. Көтәргә ярамый. Үләннәрдә файдалы матдәләр көннән-көн азая.

Синоптиклар яңгырлар вәгъдә итә - бу да терлек азыгы хәзерләүгә комачаулаячак. Ләкин башка культураларга явым кирәк. Хәер, барысын да һава торышына сылтарга ярамый. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ринат Фәхриев чәчүлекләрнең фоторәсемнәрен күрсәтте. Мәсәлән, Александровка авыл җирлегенең "Вәлиев" крестьян-фермерлык хуҗалыгы басуларында чүп үләне күп.

- Күренеп тора, чәчүлекләр гербицидлар белән эшкәртелмәгән, - диде авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы. - Чәчүне иртә башкаручылар һәм технологияне саклаучылар ота бүгенге көндә.

Район башлыгы: "Хуҗалыклар һәм җирлек башлыклары җитәкчеләре терлек азыгы хәзерләү нәтиҗәләре өчен шәхсән җавап бирәчәкләр", - дип кисәтте. Азык хәзерләү техникасы тулысынча эшкә җигелергә тиеш. Төп игътибар азыкның сыйфатына юнәлтеләчәк. Шәхси хуҗалыкларның да печән хәзерләү белән тагын да активрак шөгыльләнүе кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев