Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Абунәче көне узды

2012 елның икенче яртыеллыгына "Хезмәткә дан" газетасына абунә тәмамланырга санаулы көннәр калды.

Абунә рәсмиләштерү өчен, һәркем дә почтага барырга вакыт тапмаска мөмкин. Шуңа күрә җомга көнне абунәне туп-туры урамда, почта яисә редакция янында рәсмиләштерү мөмкинлеге тудырылды. Баулы волонтёрлары узып баручы кешеләргә, газета белән танышсыннар өчен, аны бушлай тәкъдим иттеләр. Сер түгел, күп кенә кешеләр, аеруча яшьләр, китап, газета-журналлар укымыйлар. Элек, әти-әниләре белән бергә яшәгәндә, газетаны күргән-укыган булсалар да, мөстәкыйль тормыш башлагач, газетасыз яшәргә өйрәнәләр. Һәм күп нәрсәне югалталар! Абунә бәясе тулы бер ярты елга нибары 280 сум гына тәшкил итә, аның каравы, атнасына ике тапкыр өйгә Баулы тормышы турында эксклюзив, тулы мәгълүматлы газета килә. Өстәвенә атнасына бер тапкыр дөньядагы, илдәге һәм республикадагы вакыйгалар турында мәгълүматлы "Татар-информ" "Атна вакыйгалары" агентлыгы кушымтасы таратыла.

Сиксән ел дәвамында үз укучыларына тугры хезмәт иткән газетага - "Хезмәткә дан"га абунә рәсмиләштерергә соң түгел әле. Иң мөһиме - соңга калмаска. Абунә редакциядә дә, почтада да кабул ителә. Яртыеллык абунә бәясе - 279 сум 30 тиен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев