Психологлар кешенең йөрешенә, аяк киеменә карап, аның кем икәнлеген, характерын белеп була, дип исәпли. Йөреш турыдан-туры кешенең яше, кәефе, темпераменты, хәтта җәмгыятьтә тоткан урыны белән дә бәйләнгән. Үзегезне кызыксындырган кеше турында яхшырак белергә теләсәгез, аның йөрешенә игътибар итегез.