Көзге каникуллар – дәресләрдән бераз ял итеп алу өчен менә дигән мөмкинлек. Гадәттә, яшүсмерләр каникулда үзләренә шөгыльне тиз таба. Ләкин, укучыларның кызыксынулары еш үзгәреп торганлыктан, элекке мавыгулары тиз арада ялыктырырга мөмкин. Шөңа күрә, каникулда буш вакытлары булуга, аларның яңа кызыксынулары барлыкка килә.