19 май 2016 яңалыклары
-
19 май 2016 - 08:22Татарстанда Саклык банкын шартлатканнар (ВИДЕО)Бүген төнлә Яр Чаллының 53 нче комплексындагы Саклык банкында шартлау булган. Моны караклар эшләгән. Гадәттән тыш хәлне күзәтү камерасы төшереп алган. Шартлау вакытында биш банкоматның берсе җимерелгән. Моннан тыш түшәм ишелгән, күзәтү камерасы да эштән чыккан. Урланган акча суммасы ачыклана, дип хәбәр итә Intertat.ru.