Галиәскәр Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында 110 сезонның беренче премьерасы - Мирхәйдәр Фәйзи пьесасы буенча "Галиябану" спектакле уйналды. Илгиз Зәйниев сәхнәләштергән "Галиябану" Камал театры тарихында әсәрнең 10нчы куелышы. Соңгы тапкыр ул сәхнәгә 24 ел элек куелган.
Мирхәйдәр Фәйзинең әлеге пьесасын беренче мәртәбә 1917 елны Оренбургта "Ширкать" труппасы сәхнәләштерә. Драма...