Төрле ярышларда дан яулаучы спортчылар, спорт берләшмәләре районыбызда байтак. Шуларның берсе - бокс буенча ДОСААФ-Укучылар мәктәбе командасы. Авыл мәктәпләре укучыларыннан чагыштырмача күптән түгел генә төзелгән команда инде яхшы гына нәтиҗәләргә иреште.