Паркетта - кышкы бизәкләр
Шәһәребездә беренче тапкыр "Кышкы бизәкләр" ("Зимние узоры") спорт бал биюләре төбәкара турниры үткәрелде. Анда Әлмәт, Лениногорск, Баулы, Октябрьский, Бәләбәй шәһәрләреннән һәм Урыссу бистәсеннән биючеләр катнашты. Әлеге ярышларның инициаторлары һәм оештыручылары - бал биюләре укытучылары Олеся һәм Роман Ткачёвлар. Алар безне ярышларның нәтиҗәләре белән таныштырдылар.