Хәбәрләр (8 сентябрь 2015 ел)
Чыгарылышның төп темалары:
- Хансевәр авылында республика президент программасы кысаларында төзелгән яңа мәдәният йорты ачылды. Бу чарада безнең төшерү төркеме дә булып кайтты.
- Татар Кандызы авылындагы "Исламгалиевлар" крестьян-фермерлык хуҗалыгы иген кырларында эш гөрли. Уңыш биредә уртача алганда 1 гектар җирдән 21 центнер тәшкил итә.
- Бөек Ватан сугышы ветераны толы Тәзкия Ибраһимова 95 яшен билгеләде.
- Шимбә көнне Баулыда "Парк һәм скверлар көннәре" фестивале узды.
- Парк һәм скверлар елы кысаларында Баулыда агач утырту өмәсе оештырылды. Шәһәребезнең төньяк-көнбатыш өлешендәге Нефтьчеләр проспекты буйлап яшь агачлар утыртылды.
- Шимбә көнне Баулының үзәк мәйданында беренче көзге ярминкә үтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев