Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Баулы телевидениесе

Хәбәрләр (6 октябрь 2015 ел)

Чыгарылышның төп темалары:

- Узган атнада Баулы районы эчке эшләр бүлегенең кизү бүлегенә 89 хәбәр кабул ителгән.Шуларның 9ы җинаятьләр. Соңгы вакытта йорт һәм фатир басулар, банк карталары аша акчалар үзләштерү очраклары ешайган. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә Баулы эчке эшләр бүлегенең штаб начальнигы Рөстәм Зәйнәгытдинов җиткерде. Тулырак алдагы видеосюжетта.

- 1994 елда ЮНЕСКО Бөтендөнья укытучылар көне дип 5 октябрьне билгеләде. Шушы елдан Россия дә Укытучылар көнен билгеләп үтүче илләр исемлегенә керде. Ел саен безнең районда да бу көнне истәлекле итеп уздыру матур гадәткә әверелде. Алдагы сюжет бәйрәм мизгелләреннән.

- Һәрберебезнең балачагы аның мәктәп еллары белән тоташа. Кешеләрнең дөньяга, тормышка карашлары да нәкъ менә беренче укытучысына бәйле. Алдагы сюжетыбыз герое да 30 елга якын башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшләгән Ландыш Габделова турында.

- Өченче буын универистеты яңа уку елын башлады. Җиденче ел рәттән студентлар кабул итүче университет быел да алты факультетта белем бирәчәк.

- Октябрь аеның беренче ункөнлеге өлкәннәргә багышланган чараларга бай. Баулы үзәк китапханәсе дә шул өлкәдә эшләп лаеклы ялга чыккан 28 ветеранын бер табынга җыйды.

- Туган якны өйрәнү музеенда фәнни хезмәткәр Татьяна Гордиенко 2нче санлы мәктәпнең 7нче сыйныфында укучылар өчен дәрес үткәрде. Әлеге сәгать ТАССРның 95 еллыгына, Баулы районының 85 еллык юбилеена багышланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев