Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Баулы телевидениесе

Хәбәрләр (28 июль 2015 ел)

Чыгарылышның төп темалары: - Бу көннәрдә Җир шарының барлык кыйтгаларында яшәүче миллионлаган кешенең карашы Казанга төбәлгән. Башкалабыз спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты катнашучыларын һәм җанатарларын кабул итә. - Яңа атна эшлекле дүшәнбедән башланды. Район башлыгы Рамил Гатиятуллин катнашындагы киңәшмәдә төп проблемалар каралды, отчетлар тыңланылды, яңа бурычлар бигеләнде. - Районыбызда...

Чыгарылышның төп темалары:

- Бу көннәрдә Җир шарының барлык кыйтгаларында яшәүче миллионлаган кешенең карашы Казанга төбәлгән. Башкалабыз спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты катнашучыларын һәм җанатарларын кабул итә.

- Яңа атна эшлекле дүшәнбедән башланды. Район башлыгы Рамил Гатиятуллин катнашындагы киңәшмәдә төп проблемалар каралды, отчетлар тыңланылды, яңа бурычлар бигеләнде.

- Районыбызда урак башланды. Бүгенге көндә барлык хуҗалыкларда да эш кайный. Берәүләр уҗым культураларын урып-җыюга бөтен көчен куйса, икенчеләр сабанга чәчелгән игеннәрне урып-җыюга әзерли, ызан буйларын чаба. Табигать шартлары катлаулы булган быелгы җәйдә игенчеләргә булган уңышны түкми-чәчми җыеп алу аеруча әһәмиятле.

- Шәһәр халкы үзәк урам йортларында баручы ремонт эшләрен күреп, күзәтеп тора. Быел Пионер урамы 1 нче, 5 нче, Энгельс урамы 68 нче, 70 нче санлы йортлар, Октябрь мәйданы урамы 3 нче һәм 4 нче, шулай ук Ленин урамы 11 нче белән 15 нче санлы йортларының фасадларын ремонтлаячаклар. Моның өчен "Татнефть" җәмгыяте 26 миллион сум акча бүлеп биргән.

- Үткән атнада Исергәп авылында зур бәйрәм - авыл көне билгеләп үтелде. Матур традициягә әверелгән чара бөтен авыл халкын, район һәм башкала кунакларын берләштерде. Әлеге күңелле бәйрәм кичәсендә безнең төшерү төркеме дә булып кайтты.

- Җәйге каникул көннәрендә Җиңү аллеясында самолет һәйкәле янында һәм чәршәмбе сәгать унда "Китап укучы Баулы" акциясе уза. Үткән атнада әлеге чара янәдән балаларны, баулылыларны шатландырды.

- Район газетасы үзенең укучылары арасында һәрдаим төрле бәйгеләр оешытырып тора. Май аеннан башлап "Туган як бизәкләре" балалар рәсемнәре бәйгесе бара. Ул районның һәм "Хезмәткә дан" газетасының 85 еллыкларына багышланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев