Хәбәрләр (2015 ел, 14 июль чыгарылышы)
Темалары:
- "Балалар бакчалары төзү" республика программасы кысыларында соңгы биш елда Баулы районында ике яңа балалар бакчасы төзелде, өченчесе төзелеп бетә
- Яңа атна эшлекле дүшәнбедән башланды. Үткән атнага нәтиҗәләр ясалып, яңа бурычлар куелды.
- Баулының төньяк-көнбатыш өлешендә Татарстан һәм Нефтяниклар проспекты буйлап Парк һәм скверлар елы кысаларында зур мәйданнарда эш кайный. Әлеге парклар 23 мең квадрат метр мәйданны тәшкил итәчәк.
- Легаль булмаган алкоголь продукция белән көрәш буенча декада бара. Сату нокталарында тикшерү һәм рейдлар үткәрелә.
- Узган якшәмбедә Васькино Туйралы авылы яшьләре зур өмә оештырды. Алар төзелеп килүче футбол кырын һәм аның тирәсен чүп-чардан арындырды.
- 4 июль көнне Азнакай шәһәрендә төрек халыкларының "Чатыр тауда җыен" исемле халыкара фольклор фестивале узды. Бу бәйрәмдә Баулы районы артистлары да катнаштылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев