Хәбәрләр (20 октябрь 2015 ел)
Чыгарылышның төп темалары:
- Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортында традицион "Призывник көне" үткәрелде. Көзге чакырылышта хәрби кием киячәк егетләрне Баулы муниципаль районы башлыгы Рамил Гатиятуллин котлады. Ул аларга армиягә чакыру кәгазьләре тапшырды.
- Шәһәребезнең төньяк-көнбатышында урнашкан "Өмет" мәчетендә бинаны зурайту максаты белән төзелеш эшләре башланды. Биредә зур үзгәрешләр булачак.
- Үзеңнең газиз балаңа караганда исерткеч эчемлекләр, тәртипсез яшәү рәвеше кадерлерәк була аламы? Кайбер ата-аналар өчен була ала икән. Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларны яклау комиссиясе шундый әти-әниләр белән сөйләшүләр алып барды.
- Үзәк китапханәдә 9 нчы сыйныф укучылары өчен ачык ишекләр көне үткәрелде.
- Бишенче санлы мәктәпнең икенче сыйныф укучылары Баулы районының ЮХИДИ бүлекчәсендә экскурсиядә булдылар. Юл хәрәкәте иминлеген саклаучылар балаларга үзләренең көндәлек эшләре турында сөйләделәр.
- 1 нче санлы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә рус бильярды буенча дусларча уен-ярыш оештырылды. Туймазы һәм Баулы районы ветераннары өлкәннәр декадасы кысаларында уйнады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев