Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Баулы телевидениесе

Хәбәрләр (15 август 2015 ел)

Чыгарылышның төп темалары:

- Бүген-иртәгә барлык күпфатирлы йортларга җылылык бирелергә тиеш, дип белдерде аппарат киңәшмәсендә район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина. Әлеге һәм башка төрле көнүзәк мәсәләләр Баулы муниципаль район башлыгы Рамил Гатиятуллин катнашындагы киңәшмәдә каралды.

- 13 сентябрь көнне Россиядә бердәм тавыш бирү көне узды. Татарстанда республика президенты һәм муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлау үтте.

- Якшәмбе көнне безнең шәһәрдә эшлекле визит белән Татарстан сәламәтлек саклау министры Адель Вафин килде. Ул район үзәк хастаханәсендә баручы капиталь төзекләндерү белән кызыксынды.

- Баулы районында ана капиталы сертификаты белән алынган акчалар дөрес юнәлештә кулланылмаган. Шәһәр прокуратурасында узган балигъ булмаганнар һәм аларны яклау комиссиясенең чираттагы утырышы да нәкъ шул мәсьәләне тикшерудэн башланды.

- Районның һәр мәктәбендә балаларда толерантлык һәм ватанны ярату хисләре тәрбияләүгә зур игътибар бирелә. Узган атнада 3нче санлы мәктәптә "Яшьләр арасында экстремизм һәм аны булдырмау" дигән темага дәрестән тыш чара узды. Дәресне районның яшьләр эшләре бүлеге үткәрде.

-Район мәгариф бүлеге тарафыннан игълан ителгән "Иң матур ишегалды" һәм "Иң матур чәчәк клумбасы" бәйгеләренә йомгак ясалды. Бу конкурс авыл һәм шәһәр мәктәпләре арасында үтте.

- Яшел утка гына хәрәкәт ит! Юл-транспорт травматизмын алдан кисәтү һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларга профилактика үткәрү йөзеннән "Яшел ут -2015" дип исемләнгән шәһәр бәйгесе үтте. Конкурсның төп максаты- балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтүне активлаштыру.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев