Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Баулы телевидениесе

Хәбәрләр (11 август 2015 ел)

Чыгарылышның төп темалары:

- Баулы районына эшлекле визит белән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин килде. Ул Кырымсарай авылында фельдшер-акушерлык пунктын ачуда катнашты. Шулай ук Фәрит Мәхәммәтшин авыл мәктәбендә һәм балалар бакчасында булды. Шәһәрнең үзәк хастәханәсендә барган капиталь ремонт барышын карады. Соңрак ул якташыбыз, язучы Фәнис Яруллин һәм аның тормыш иптәше Нурсөя ханымның һәйкәлен ачуда катнашты.

- Үткән атнада районда урлашу һәм вак хулиганлык фактлары күп булган. Ике велосипед урлау очрагы теркәлгән. Барлыгы полиция бүлегенә 80 хәбәр килеп ирешкән. Бу хакта һәм башкалар турында район башлыгы Рамил Гатиятуллин җитәкчелегендә дүшәмбе киңәшмәсендә сүз барды.

- Шимбә көнне "Ватан" яшьләр үзәгендә "Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит" хәйрия акциясе үтте. Әлеге чара һәр ел саен 1 нче августтан алып 25 нче августка кадәр оештырыла.

- Баулыда уникенче тапкыр "Сула - Ак чишмә" авторлык җыры фестивале узды. Быел анда 100дән артык башкаручы катнашты. Чарада безнең төшерү төркеме дә булып кайтты.

- 8 августта, Баулы шәһәренең "Нефтьче" стадионында физкультурачы көненә багышланган спорт ярышлары үткәрелде.

- Баулы районында спортка зур игътибар бирелә. Яшьләр үз теләге белән төрле ярышлар үткәреп тора. 20 июльдән башлап 8 нче августка кадәр Баулы яшьләре беренче тапкыр оештырылган төнге футбол лигасы ярышларында катнаштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев