Хәбәрләр (1 сентябрь 2015 ел)
Чыгарылышның төп темалары: - Мәктәпләрдә яңа уку елы башланды. Ап-ак бантиклар таккан кызлар, матур костюм-чалбар кигән малайлар кулларына чәчәк бәйләме тотып беренче дәрескә ашыктылар. - Шәһәр көне, районның 85 еллык юбилее һәм республика көне уңаеннан ял көннәрендә бик күп чаралар узды. - Шәһәр көне һәм районның 85 еллык юбилее көннәрендә...
Чыгарылышның төп темалары:
- Мәктәпләрдә яңа уку елы башланды. Ап-ак бантиклар таккан кызлар, матур костюм-чалбар кигән малайлар кулларына чәчәк бәйләме тотып беренче дәрескә ашыктылар.
- Шәһәр көне, районның 85 еллык юбилее һәм республика көне уңаеннан ял көннәрендә бик күп чаралар узды.
- Шәһәр көне һәм районның 85 еллык юбилее көннәрендә 1нче санлы мәктәптә якташ язучыбыз Рафаэль Мостафин истәлегенә тантаналы төстә музей ачылды.
- Баулы районының 85 еллыгы уңаеннан оештырылган карнавал райондашлар күңелендә матур хатирә булып озак сакланыр.
- Соңгы бер-ике көндә краннардан аккан суның басымы кимүен район һәм шәһәр халкы тиз сизеп алды. Бу хакта бүген район башлыгы үткәргән атналык эшлекле киңәшмәдә дә сүз барды.
- Исергәп авылында гомер итүче Мәликә Талипова 95 яшен тутырды.
- Районның 85 еллыгына, Баулы нефтенең 70 еллык юбилеена багышланган хоккей турниры узды. Җиңүче өчлектә Баулының "Девон" командасы да бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев