Баулының район Советы бинасында “ЭкоВесна-2020” акциясенең җиңүчеләрен бүләкләделәр. Бу акция Татарстан республикасының экология һәм табигый ресурслар министрлыгы тарафыннан бишенче ел үткәрелә. Быел әлеге бәйгедә районыбыздан илледән артык оешма һәм гаилә катнашкан.
Бүген Баулы район Советында район башлыгы Рамил Гатиятуллин җитәкчелегендә санитария-эпидемияләргә каршы комиссия утырышы узды. Утырыш барышында сүз район территориясендә коронавирус таралуга каршы күрелә торган чаралар комплексы турында барды.