Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Тәмле прәннек рецепты

    Балалар да, олылар да бик яратып ашый торган прәннек рецептын тәкъди итәбез. Сез дә пешереп карагыз, хөрмәтле укучыларыбыз!

    Кирәк булачак: 0,5 стакан катык, 6 аш кашыгы каймак, 5 аш кашыгы көнбагыш мае, 2 йомырка сарысы, 0,5 ст шикәр комы, ванилин, бераз тоз, 5 г разрыхлитель, кирәгенчә он. 

    Крем өчен: 2 йомырка агы, шикәр комы. 

    Пешерү тәртибе. Йомырканың сарысын агыннан аерабыз. Камыр өчен барлык ингредеинтларны кушып, яхшылап болгатабыз һәм, кирәгенчә он салып, йомшак итеп камыр басабыз. Әзер камырдан түгәрәк прәннекләр формашлаштырабыз һәм майлы табага тезеп салабыз. Прәннекне духовкада, башта бер ягын, аннары икенче ягын пешереп алабыз. 

    Йомырка агына шикәр комы кушып миксер ярдәмендә яхшылап күпертәбез һәм әзер прәннек өстенә салып чыгабыз.

    Чәйләрегез тәмле булсын!

    Фото: yandex.ru

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: