Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Аш-су

«Әлбә» пешерү серләре

Бу татлы ризык татар халкының милли ашларыннан санала. Инде хәзер аны югалган чәй ризыгы дияргә дә буладыр. Әбиләребез искә төшерсә генә! Чынлыкта, ул бик гади һәм тиз әзерләнә.

1. Беренче эш итеп бик сыйфатлы сары май әзерләргә кирәк. (Уңган кешеләр сары майны үзләре дә ясый ала.) Атланмайны утта эретеп, туртасын (сөт өлешен) аерып алабыз. Шулай итеп 1 литр тулыр-тулмас cары май алабыз. 

2. 1 литрлы банка белән үлчәп, табага бодай оны салабыз. Аны алтынсу төскә кергәнче кыздырабыз. Онны бертуктамый бутап торырга кирәк. 

3. Кызган онны иләккә салып илибез. 

4. 1 литрлы банка  белән үлчәп, шикәр комын тирән савытка салабыз. Шикәр комы күмелгәнче кайнаган су салабыз һәм шикәр эреп беткәнче болгатабыз. 

5. Әзер сары майны озаклап сары утта кыздырабыз һәм шуңа аз-азлап он салабыз. Болгата-болгата 6-7 минут кайнатабыз. 

6. Әлеге катнашмага аз-азлап суда эрегән шикәр комын салабыз. Ярмаланганчы болгатабыз. Суытабыз. 

Әлбә әзер! Аны җылы килеш тә, суытып та ашыйлар. 

Чыганак:  http://syuyumbike.ru/news/milli-rizyk/lb-yasarga-yrnbez

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев