Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Үзенчәлекле балалар әниләре “Социаль ял итеп ала”

    Былтыр Баулыда “Социаль ял итеп алу” проекты тормышка ашырыла башлады. Ул сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм итүгә юнәлтелгән.

    Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле бала тәүлек буе карауга мохтаҗ, шуңа күрә әти яки әни кешенең берсе эшкә урнаша алмый. Шул рәвешле алар еллар буе ял итми, арый. Нәкъ менә социаль ял – бу категориягә керүче аналарга ярдәмнең аеруча кирәкле төре.

    “Социаль ял итеп алу” проекты – үзенчәлекле балаларның ата-аналары өчен азмы-күпме ял итеп алу мөмкинлеге. “Татнефть”нең, хәйрия фонды оештырган грант конкурсында җиңеп, бу мөһим проектны башлап җибәрергә мөмкинлек туды.

    Проект “Я смогу” сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләрне тернәкләндерү үзәге һәм “Шәфкать” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белән берлектә тормышка ашырыла.

    – Үзенчәлекле бала тәрбияләү – авыр хезмәт. “Социаль ял итеп алу” проекты аналарга ярдәм итүне  күздә тота. Проект бик тә кирәкле булуын күрсәтте, – ди “БлагоДарение” фондын оештыручы Ирек Салихов.

    Бу проект буенча эш өч юнәлештә алып барыла. Шуларның берсе – дәвалау массажы, аны әниләр атнага өч тапкыр курслап ала. Проект тормышка ашырыла башлаганнан бирле, бу хезмәттән 30 ана файдаланган.

    – Әлеге проект үзенчәлекле балалар әниләренә бик тә кирәкле, – дип сөйләде безгә сәламәтлек мөмкинлекләре чикле 14 яшьлек бала тәрбияләүче Резедә Нагаева. – Мин мондый проектта беренче тапкыр катнашам, бүген массаж сеансының бишенче көне.

    Реклама

    Проектның башка юнәлешләре – фитнес һәм балалар белән психологик-педагогик дәресләр уздыру. Дәресләр атнага ике тапкыр үткәрелә.

    Проект тормышка ашырыла башлаганнан бирле, 45 гаилә фитнеска йөргән.

     – Бу проект безгә бик кирәк, – дип сөйләде сәламәтлек мөмкинлекләре чикле биш яшьлек бала тәрбияләүче Алсу Гәрәева. – Без фитнеста сәламәтлегебезне ныгытабыз, һәм бу вакытта балаларның педагоглар белән булуы бик тә уңайлы, алар бергәләп уйныйлар, рәсем ясыйлар.

    Ата-аналар, ял итеп алып, тормыш мәшәкатьләреннән вакытлыча гына булса да арынып тора, сәламәтлекләрен ныгыта ала. Бу исә аларның психоэмоциональ, физик халәтләренә йогынты ясый, алга таба яшәргә көч бирә.

    Автор фотосурәте

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: